Татарстанда бер бала электрга сугылып үлгән
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, өч егет балыкка барган.
Тимер юлы аша чыкканда, аларның берсе кармагы белән контактлы электр чыбыгын эләктергән. Чыбыкларда — 27,5 мең вольт. Ток сугудан бала урында ук һәлак була.
Фаҗига Горький тимер юлының «Васильево» һәм «Атлашкино» станцияләре арасындагы 765 километрында булган.
Афанасьев мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашкан һәм район хакимияте аның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәген белдерде.
Русия Тикшерү комитетының Транспорттагы Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, баланың үлем очрагы буенча транспорт иминлеге таләпләрен үтәлешенә карата тикшерү башланган. Битарафлык аркасында үлемгә китерүче сәбәпләр буенча эш кузгату мөмкинлеге карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев