Татарстанда «Лада» автомобиле белән «КАМАЗ» бәрелешүдә ике кешенең гомере өзелә
Бүген М-7 «Волга» автомобиль юлының 815 нче чакрымында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешә.
Тәүге мәгълүматлар буенча, 1955 елгы «Лада» автомобилен йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыккан, анда каршыга хәрәкәт итүче «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Һәлакәт урынында автоинспекторлар эшли.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев