«Түбән Кама нефть химиясе» заводында чыккан янгында һәлак булганнар саны җидегә җитте
Татарстандагы «Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесендә шартлау һәм янгында нәтиҗәсендә һәлак булган тагын дүрт кешенең мәете табылган.
Предприятиедә хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә җиде кешенең үлеме расланган. Тагын биш кешене эзләү дәвам итә.
Эзләүдә 200-дән артык кеше һәм 20 берәмлек техника катнаша, эшләр тәүлек әйләнәсенә бара.
Шулай ук "Түбән Кама нефть химиясе«ндә, һәлак булганнарның гаиләләренә 10 миллион сум, хастаханәгә эләккән хезмәткәрләргә 3 миллион сум түләнәчәк, дип хәбәр иттеләр.
31 мартта «Түбән Кама нефть химиясе» заводында ( «Сибур» төркеменә керә) ремонт эшләре вакытында газ катнашмасы шартлаган. Шуның аркасында предприятиедә янгын чыккан.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, фаҗига корбаннары өч кеше булган, шуларның берсе — янгын сүндерүче. 68 кеше зыян күргән, шуларның 24е хастаханәгә салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев