«Түбән Кама Нефтехим»да һәлак булган янгын сүндерүче белән хушлашу 4 апрельдә була
Түбән Камада булган янгынны сүндерүдә һәлак булган Марат Нәҗипов белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне, 4 апрельдә узачак.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
«Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама филиалы отрядының 29нчы янгын сүндерү часте коткаручысы – отряд командиры Марат Нәҗипов белән хушлашу шимбә көнне, 4 апрельдә, 10:00 сәгатьтә Түбән Камада Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда (Лемаев мәйданы, 14) узачак», – диелә хәбәрдә.
Марат Нәҗипов 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да янгынны сүндергәндә һәлак булды. Шулай ук коткару эшләрен башкарганда һәм янгынны сүндергәндә аның өч хезмәттәше зыян күрде.
Фото: https://dzen.ru/a/aczJiVVorWZx3VqS?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев