Түбән Камада янгында 12 кеше һәлак булган, эзләү-коткару операциясе тәмамланды
«Түбән Каманефтехим» территориясендә эзләү-коткару операциясе тәмамланды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Предприятие һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
Фаҗига нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды. Менә аларның исемлеге:
Аппаков Михаил Иванович, 38 яшь. «Түбән Каманефтехим», каучук дегазацияләү бүлекчәсенең 6 нчы разрядлы кмТатарстан республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының федераль янгыннан саклау идарәсенең Түбән Кама филиалының 29 нчы янгын бүлеге командиры.
Батин Андрей Николаевич, 33 яшь. «Түбән Каманефтехим», СКД-Н синтетик каучук җитештерү инженеры.
Газизов Данил Вагизович, 58 яшь. «Татспецнефтехимремстрой» тресты, СРСУ-2 нең 5 нче разрядлы слесарь-ремонтчысы.
Гладкова Вера Петровна, 59 яшь. «Түбән Каманефтехим», 5 нче разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы.
Горланов Сергей Степанович, 60 яшь. «Түбән Каманефтехим», 6 нчы разрядлы контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь.
Гутов Азат Ринатович, 49 яшь. «Түбән Каманефтехим», автоматлаштырылган системаларны техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау участкасы инженеры.
Мәгсүмов Алмаз Фирдәвис улы, 35 яшь. «Түбән Каманефтехим», синтетик каучук цехында җитештерүне әзерләү инженеры.
Марисов Сергей Жоржевич, 49 яшь. «Түбән Каманефтехим», 6 нчы разрядлы контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь.
Нәзипов Марат Альберт улы, 27 яшь.
Салтыков Александр Владимирович, 30 яшь. «Түбән Каманефтехим», капитал төзелеш хезмәте буенча баш белгеч.
Шәгиәхмәтов Азат Рәвилевич, 50 яшь. «Татспецнефтехимремстрой» тресты, СРСУ-1 нең 5 нче разрядлы ташчысы.
Шишкин Александр Фёдорович, 62 яшь. «Түбән Каманефтехим», 6 нчы разрядлы контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев