Алар – безнең заман каһарманнары
Ватанга тугрылык

Алар – безнең заман каһарманнары

Ютазылылар хәрби гамәлләр ветераннарын һәм аларның казанышларын хәтердә яңартты


Хәрби гамәлләр ветераннары көне кысаларында район Мәдәният йорты алдындагы мәйданда районыбыз һәм күрше Октябрьский солистлары һәм иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт булды.
 

Безнең заман каһарманнары»… Концерт программасы  ветераннраны, җәмәгать оешмалары вәкилләрен, волонтерларны һәм район халкын – Ватанга мәхәббәт, бурыч, намус төшенчәләре аеруча зур мәгънәгә ия булган һәркемне берләштерү максатын күздә тотты. “Каһарманнар тавышы” хәрби-ватанга тугрылык клубы вәкилләренең чыгышы программаның мөһим өлешенә әверелде. Сәхнәгә Эчке эшләр министрлыгы Ютазы районы бүлегенең ветераннар советы рәисе, Чечнядагы хәрби гамәлләр ветераны Әләм Фәхретдинов, ветеран яугир-интернационалистлар советы рәисе Ринат Кадыйров, махсус хәрби операциядә катнашучы, Дәүләт “Ватан сакчылары” СВО яугирләренә ярдәм фондының Ютазы районындагы филиалы социаль координаторы Рөстәм Ногъманов,  СВО ветераны Николай Блинов чакырылды. Аларның катнашуы вакыйгага аеруча әһәмиятлелек һәм ышанычлылык өстәде.
Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга изге теләкләрен район Мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк җиткерде һәм бүләкләү тантанасын алып барды. Бүген Ватанга хезмәт итүен дәвам итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – хәрби гамәлләр ветераннары, ветеран берләшмәләре вәкилләре, шулай ук Ватан сакчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүчеләр. Волонтерлар һәм хәйриячеләргә аеруча зур рәхмәт сүзләре әйтелде, чөнки алардан башка СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү бик авыр булыр иде. Резеда Әхмәтҗанова һәм Татьяна Гарифуллина, шулай ук «Кайнар йөрәкләр», «Йөрәк кушуы буенча», «Фортуна», «Без бергә, без - көч», «Ярдәм янәшә» волонтерлар отрядлары, “Изгелек нурлары” фонды бүләкләнде. Аларның көндәлек хезмәте – үзенә күрә бер батырлык. Тын гына, әмма бик мөһим.  
Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга һәм каһарманнар хәтерен сакларга ярдәм итүчеләр дә игътибардан читтә калмады. Район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйповага “Каһарманнар тавышы” хәрби-ватанга тугрылык клубына ярдәм күрсәткәне, 2нче Урыссу мәктәбе коллективына бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәне, шулай ук “Җиңүгә юл” концерт-волонтерлар хәрәкәтенә концерт программасында катнашканы өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кичәнең музыкаль өлеше бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеленә әверелде. Һәр йөрәккә якын җырлар яңгырады.  Рәхмәт сүзләре ант булып ишетелде. Ватан сакчыларының исеме замандашлары һәм яшь буын вәкилләре өчен мәңгелек үрнәк булып калачак.


Нет комментариев