Электрон повесткалар кемнәргә килә?
Соңгы вакытта еш ишетелгән электрон повесткалар турындагы мәгълүмат көнүзәк.
Татарстанның хәрби комиссариаты хәбәр итүенчә, әлеге электрон документлар кәгазь вариантлары белән бертигез юридик көчкә ия һәм закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә җибәрелә. Бу яңалыклар хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кешеләргә дә, шулай ук хезмәт итеп, хәзерге вакытта запаста торучыларга да кагыла.
Татарстан хәрби комиссариаты аңлатуларынча, электрон повесткаларны җибәрү "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон нигезендә башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына түгел, ә инде хезмәтен тутырып кайткан, запаска кертелгән гражданнарга да җибәрелергә мөмкин. Запастагы хәрбиләрне, гадәттә, үзләренең шәхси мәгълүматларын яңарту һәм тикшерү максатларында чакыралар. Бу мәгълүматлар эштәге яки яшәү урыны, гаилә хәле, әлбәттә, сәламәтлек торышы кебек мөһим мәсьәләләрне ачыклау өчен дә кирәк булырга мөмкин.
Республика хәрби комиссариаты белгечләре ассызыклаганча, электрон повестка — ул гражданнарны хәбәрдар итүнең бер ысулы гына. Аның җибәрелүе турындагы мәгълүмат махсус ачык реестрга теркәлә. Шунысы мөһим, әгәр кеше повестканы алганнан соң, сәбәпсез рәвештә 20 көн дәвамында хәрби комиссариатка килмәсә, закон нигезендә аңа карата кайбер вакытлыча чикләү чаралары кулланылуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев