«Кызыл канәфер» чарасы старт алды
«Буыннар хәтере» хәйрия фонды 10 апрельдән 22 июньгә кадәр унберенче тапкыр «Кызыл канәфер» Бөтенрусия чарасын уздыра.
Бу чара кысаларында ил халкы кызыл канәфер билгесен сатып ала һәм шуның белән Бөек Ватан сугышы һәм башка сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итә ала. Барлык җыелган акчаларны фонд медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерәчәк.
Чарада катнашучылар проект һәм үз оешмалары символикасы белән махсус киемнәрен дә эшлиләр, шулай ук иганә җыю өчен махсус бокслар кулланалар. Иганәне акчалата яки QR-код аша күчерергә мөмкин.
Значокларны волонтерлардан гына түгел, партнерлык мәйданчыклары аша да алырга мөмкин: «Россия почтасы» бүлекчәләрендә, ерак юлга йөрүче поездларда һәм Россия тимер юлларының тизйөрешле составларында, шулай ук эре маркетплейсларда һәм челтәр кибетләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев