Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Ватанга тугрылык

Миңнеханов: Муса Җәлил туган җиренә булган мәхәббәтен һәм батырлыгын иҗатында чагылдырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Рәисе искәрткәнчә, бүген Советлар Союзы Герое, татар халкының күренекле улы, көрәшче һәм шагыйрьнең тууына 120 ел тула.

Миңнеханов Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең – Кормаш-Җәлил төркеменең батырлыгы – Ватанга тугрылык һәм чиксез мәхәббәтнең иң якты үрнәге булуын ассызыклады.

«Аларның бердәмлеге һәм сыгылмас рухы мәңгегә безнең хәтеребездә калачак һәм тынычлыкның кадерле булуын, Ватанны саклау һәм Бөек Җиңү казанышларын яклау бурычын мәңге искә төшереп торачак», – диелгән мөрәҗәгатьтә.

Республика Рәисе шагыйрьнең татар һәм дөнья әдәбиятына керткән өлешенә дә игътибарны юнәлтте, Җәлил хезмәтне, туган җир матурлыгын һәм халыклар арасындагы дуслыкны данлаган, дип ассызыклады ул.

«Фашист концлагерьларында һәм төрмәсендә җәзалап үтерелгән Муса Җәлил гомеренең соңгы минутына кадәр илгә һәм халкына булган антына тугры кала. Туган җиренә булган мәхәббәтен һәм батырлыгын иҗатында чагылдыра. Аның рухи көче һәм ватанга тугрылыгы мәңге онытылмас!» – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Тулырак: https://dzen.ru/a/aZFMZNSrMzjM1NEh?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев