Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Ватанга тугрылык

Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелүче түләүләр арттырылды

Татарстанда Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды.

Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Бу түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Югарырак түләүләргә киләчәктәге махсус операцияләр сугышчылары гына түгел, ә пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзегән гражданнар, шулай ук Африка корпусына кабул ителгән яңа хәрбиләр дә өметләнә ала. Барлык категориядәге контрактчылар полигоннарда әзерлек уза.

Пилотсыз системалар гаскәрләре һәм Африка корпусы солдатлары кимендә ике ай дәвамында укыйлар. Бу подразделениеләргә сайлап алу катгыйрак: Африка корпусында кандидатларның сәламәтлеге һәм хәрби тәҗрибәсенә басым ясала. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә техник яктан әзерлекле булу һәм геймер күнекмәләре үсеше өстенлек ителә.

Татарстанда контракт төзү  бер-ике көннән артмый. Алга таба булачак солдатларга юл, яшәү, туклану өчен түлиләр. Аларның хәрби белгечлек сайлау мөмкинлеге дә бар. Контрактка кул куйганнан соң, алар шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү, кирәкле кием-салым ала һәм хәрби әзерлеккә китәләр. Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга барлык республика һәм федераль ташламалар, ярдәм чаралары һәм тернәкләндерү гарантияләнә.

Республика үзенең солдатларын гуманитар ярдәм белән тәэмин итә: азык-төлектән алып транспортка кадәр. Солдатларның гаиләләре хакимият карамагына алына һәм дәүләт бирергә тиешле барлык ташламаларны ала. Татарстанда контрактка ничек кул куярга һәм контракт хезмәтенә гариза бирергә икәнлеген https://heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 8 800 222 59 00 һәм 117 телефоннары аша белергә мөмкин, шулай ук хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына килергә мөмкин.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-vyplaty-kontraktnikam-uvelicili-do-29-mln-rublei-6012525

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев