Урыссудагы тарих-туган якны өйрәнү музее фронт сызыгыннан  яңа экспонатлар белән тулыланды
Ватанга тугрылык

Урыссудагы тарих-туган якны өйрәнү музее фронт сызыгыннан яңа экспонатлар белән тулыланды

Урыссу бистәсенең тарих-туган якны өйрәнү музее кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Фәйзрахманов белән очрашу оештырды.

Музейга сугыш барышлары вакытында авыр сынаулар аша үткән кыйммәтле истәлекләр бүләк ителде. Алар арасында Эдуард Фәйзрахмановның улы — хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Рөстәм Фәйзрахмановның шәхси әйберләре аерым урын алып тора. Рөстәм Эдуардовичның батырлар рухы белән сугарылган киемнәре «Хәрби дан залы»нда  лаеклы урын алачак.

Эдуард Фәритовичның сүзләрендә үкенү яки зарлану ише сүзләр һич яңгырамады — үз илең өчен тирән горурлык кына. "Ватанына тугры булган кеше - ул, уйлап та тормыйча һәм артык сүзләр әйтмичә дә, үз гомерен Ватаны өчен бирергә әзер. Туган илебезне саклау-яклау - чын ир-егетләр эше, бу безнең эш", - дип билгеләп үтте ул. Музей хезмәткәрләренә шулай ук тарихны тергезү-саклаудагы тырышлыклары  өчен ихлас рәхмәтен белдереп һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Тапшырылган әйберләрнең һәркайсы вакыйгаларның матди шаһиты , безнең солдатларның батырлыгын һәм фидакарьлеген чагылдыра. Бу ядкарьләр безгә тынычлык һәм иреклекнең югары бәясе турында искә төшерәчәк.

Музей хезмәткәрләре Фәйзрахмановлар гаиләсенә кыйммәтле бүләкләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерде. Бу ядкарьләр белән бергә үзләренә йөкләнгән җаваплылыкның әһәмиятен дә аңлап, алар бу экспонатларны  сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга вәгъдә итте.

Без чын күңелдән Эдуард Фәрит улына һәм аның гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез. Якыннарыгызның мәхәббәте һәм якташларыгызның ярдәме иң авыр минутларда сезгә көч-куәт бирсен. Аларның барысын да тизрәк җиңү белән  тыныч тормышка кайтуларын түземсезлек белән көтәбез, яңадан музейда очрашып, сугыш турында түгел, ә киләчәк турында сөйләшү өчен..


Нет комментариев