Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Ватанга тугрылык

Ветераннар сугыштагы егетләребез дошманга күренмәсен өченгә тырышлык куя

Урыссу бистәсенең «Энергия» стадионы биналарының берсендә «Йөрәк чакыруы буенча» дип исемләнгән волонтерлар төркеме эшли.

Төркем әгъзалары һәм аларның эшләре белән танышу шул фикерне раслады: монда чыннан да үзенә бер төсле, үзенчәлекле игелеклелек тибеше сизелә. Төркемдә катнашучылар ниндидер студент-активистлар түгел, ә бәлки кайчандыр безнең районны төзегән һәм үстергән кешеләр. Әлеге “иске гвардия” тырышлыгында төбәк тарихы язылган. Ә бүген исә аларның оста, күпне күргән куллары ярдәмендә башка, гаять мөһим тарихка нигез салына. Ярдәм һәм һәрьяклап яклау-хуплау тарихы. Махсус хәрби операция игълан ителү белән районның өлкән буын вәкилләреннән волонтерлар төркеме оештыру башлангычында район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова тәкъдиме тора. Бүген фикердәшләр коллективына Рәйсә Хөснетдинова җитәкчелек итә. Аның янәшәсендә битараф булмаган дистәләгән кеше тупланган. Махсус хәрби операция башлангач, үзара сүз куешмыйча гына, якташлар шундый анык нәтиҗәгә килә – мондый чакта кул кушырып утыру алар өчен түгел! Әлбәттә, чын мәгънәсендә сизелерлек файда китерердәй эш табу мотлак була.
- Без башта йон теттек, - ди Рәйсә Хөснетдинова, - оекбашлар бәйләдек. Аннары инде нәтиҗәлерәк эшкә тотындык. Гуманитар йөкләр туплый башладык, алар районның барлык битараф булмаган кешеләре ярдәмендә тулыланды. Зур булмаса да, үз пенсияләреннән бераз акча китерүчеләр дә бар. Без исәп алып барабыз, билгеле. Җыелган акчага кирәкле әйберләр, тукымалар сатып алабыз, алардан эчке кием, җәймәләр тегәбез... Даими рәвештә маскировка челтәрләре үрәбез. Челтәр нигезен һәм рулоннар белән тукыманы яздырып алдырабыз. Электр кайчылар сатып алдык, хәзер кисү эше күпкә җайланды.
… Башкаларның эшен күзәтү җиңел һәм күңелле инде анысы. Читтән караганда бу үзенә күрә медитация сыман тоела. Ләкин әлеге тыныч халәт артында гаять зур көч киеренкелеге һәм чиксез сөю хисе яшеренгән. Һәрбер төен, ятьмәгә үрелгән тукыма кисәге – акрын гына укылган дога, изге теләкләр һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта булганнар өчен саклау чарасы ул.
- Без анда, кулга корал тотып ярдәмләшә алмыйбыз, - ди Рәйсә Нурислам кызы, - әмма егетләребез дошманга чак кына булса да күренмәсен өченгә тырышлык куя алабыз. Өйләренә исән-сау әйләнеп кайтырга бер генә артык сәбәп, мөмкинчелек булса да... Бу безнең төп эшебез, фронтыбыз.
Шушы көннәрдә районның 36 активистыннан торган көмеш волонтерлар төркеме янә артык күзгә ташланмас, әмма ифрат мөһим эшләрен төгәлләде – махсус операция биләмәсенә җибәрү өчен маскировка челтәрләре әзерләде. Бу ышанычлы яшеренү чарасы тиздән районнан чираттагы гуманитар йөк партиясе белән алгы сызыкка китәчәк. Безне саклаучыларны яклар өчен.

Һичшиксез, бу бер тапкырлык кына омтылыш түгел, зур, өзлексез эшнең лаеклы бер өлеше. Көмеш волонтерлар төркеме күптән инде махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында да, республика дәрәҗәсендә дә танылуга лаек булды. Якташларыбыз хезмәте югары бәяләнде. Мисалга, төркем җитәкчесе Рәйсә Хөснетдиновага Татарстан Республикасы Мәрхәмәтлек Үзәгенең Рәхмәт хаты, ә тулы командага ТР «Чик сакчылары берлеге» Рәхмәте тапшырылды. Шулай да әлеге гаҗәеп ханымнар өчен иң зур бүләк грамоталар түгел, ә бәлки аларның эшенә ихтыяҗ барлыгын аңлау. Һичшиксез, һәр посылкага салынган күңел-кул җылысы батырларыбызга туган йорт ярдәмен тоярга ярдәм итә. Бу игелекле эштә һәркем үз урынында. Район җитәкчелеге логистика хезмәтен җайлады. Шул ук волонтерлар төркемендә берәүләр тукымалар белән эшли, кемнәрдер башкаларга карый тизрәк төеннәр үрә яки каникуллар чорында ишегалды һәм мәктәп яны лагерьларына йөрүче балаларны окоп шәмнәре, озак яна торган шырпылар җитештерергә өйрәтә. Волонтер ветераннар арыганлыкка, арка авыртуына, күзләр йончуына зарланмый. Киресенчә, биредә алар икенче сулыш һәм мәгънә табалар. Эш барышында яңалыклар белән уртаклашалар, яшьлекләрен искә алалар, оныклары турында сөйләшәләр. Бу төркем алар өчен көч куллану ноктасы гына түгел, аралашу, хуплау, чын гаилә утравына әверелгән. Аларның хезмәте яңгыравык түгел. Ул кычкырып торган лозунглар белән озатылып бармый һәм яңалыкларда күренми. Ул тыныч, җентекле, чын-чынлап күңел җылысына ия. Нәкъ менә шундый тыныч эшләрдән, «йөрәк чакыруы буенча» бәйләнгән миллионнарча төенчекләрдән безнең сугышчыларга ярдәмгә күзгә күренмәс, әмма үтә ныклы-чыдам калкан үрелә дә инде.<>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев