Владимир Путин Татарстанның ике вәкилен бүләкләде
Русия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турында указга кул куйды.
Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан ике вәкил кертелде. Тиешле документ бүген, 11 февральдә, басылып чыкты.
Указга ярашлы, "РФның Атказанган фән эшлеклесе" дигән мактаулы исем КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты кафедрасы мөдире Фәрит Әүхәдиевка бирелде. Бу югары исем галимгә фән үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелде.
Шулай ук, актив җәмәгать эше һәм яшьләрне Ватанны сөю рухында тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Александр Невский ордены белән Александр Бородин, Татарстандагы "Юнармия" хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе штабы начальнигы бүләкләнде.
https://dzen.ru/a/aYyaQhD7VhuwbrIX?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев