Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Ватанпәрвәрлек

Алма-Ата егете - сугышчан иптәшләре арасында үз кеше

Бүгенге бәянебез –махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация буенча киткән 34 яшьлек Рамил Нурмөхәмәтов турында.

Әлеге май ае көннәрендә, бөтен ил Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тынып калганда, иминлекнең кадере аеруча нык сизелә. Шушы көннәрдә без район хакимияте бинасында ике атналык ялын гаиләсе янәшәсендә үткәргән яугир белән очраштык. Рамил Расыйх улы Нурмөхәмәтов махсус хәрби операция зонасына аның игълан ителүенең беренче көннәрендә үк чакырылган. Мобилизацияләнгән ил сакчысы, хәрби хәрәкәтләр ветераны инде китәргә дә әзерләнә. Ул 6 нчы майга үз взводы хезмәт иткән Херсон өлкәсенә әйләнеп кайтырга тиеш.

Хикәятебез каһарманының балачагына күз салсак, әлбәттә, ул туган якларның матурлыгына, авыл тормышына хас булган иркенлеккә бәйле булыр. Ихата тулы терлек асрау, әти-әниләренең тырыш хезмәте аңа да, сеңлесенә дә йогынты ясамый калмаган билгеле. Йорттагы эшләрне башкару, өлкәннәргә ярдәм итү – авыл балалары өчен гадәти күренеш. Рамил дуслары белән уйнарга, велосипедта җилдерергә дә өлгергән. Яшьлек чоры, билгеле инде, авыл клубындагы дискотекалардан башка узмаган. Кыскасы, егет ирекле тормышта үсеп җиткән һәм чын ир-егет булып ныгыган. Ирекнең, әлбәттә, рөхсәт ителгән чикләре булган. Рамилнең балачагы, әйткәнебезчә, туган Алма-Ата авылында узган, анда ул башлангыч мәктәпне тәмамлаган. Аның язмышына Уралда уку һәм Бөгелмә машина төзелеше техникумында алган һөнәре борылыш биргән. Ләкин тормышның чын мәктәбен ул армиядә үткән.

– Армия хезмәтен мин Мәскәү өлкәсендә, оператив билгеләнешле аерым дивизиядә (ОДОН) үттем, – дип сөйли Рамил. – Аннан соң, 2013нче елда, безне Дагыстанга контртеррорчылык операциясенә җибәрделәр.

Бу сугышчан тәҗрибә аңа мәңгелеккә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын йөртү хокукын биргән. 2022 нче елның октябрь башында, мобилизация игълан ителгәч, качып, көтеп утырмаган ул. Кирегә юл юк дип исәпләгән. Мобилизациягә кадәр Рамилнең тормышы сәнәгать белән тыгыз бәйле булган. «Волгаспецмаш» җәмгыятендә тәҗрибәле механик хезмәтеннән бик канәгать кала -  Рамил эшен цехтан башлый, аннары  бүлек  җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.

– Себергә командировкалар йөрү гадәти хәл иде. Нәкъ менә 2022 елда өч айга киттем. Сабан туена кыска гына вакытка кайтырга туры килде – һәм кабат Себергә, акча эшләргә, – дип искә ала ул. - Планнар бик гади, кешеләрнекечә иде.  Өйләнергә теләдем, һәм моңа җиңел генә карамыйча, ныклап әзерләнергә уйладым. Әмма язмыш катгый төзәтмәләр кертте.

Барып акча эшләрмен, кайткач отпуск алырмын, дип планлаштырдым. Кыскасы, дүшәмбе көнне мин эшкә чыгарга тиеш идем. Әмма аның урынына Казанга китәргә туры килде.

Әгәр һәр кешедә була торган чын ихлас хис турында әйтсәк, Рамилдә ул һич тә "мәхәббәт көтмәгәндә килә, аны бөтенләй көтмәгәндә..." дигән җырдагы кебек түгел, ул әкренләп килә һәм ышанычлы булып үсә. Элина исмеле гүзәлгә гашыйк була ул. Хәтта сугыш та чын хискә комачаулый алмый.  2025  елда Рамил белән Элина гаилә кора. Хәзер сөеклесе  - тормышының тугры юлдашы һәм аны өенә кайтырга җилкендерүче ныклы тылы. Безнең рота - якташлар бердәмлеге, ди сугышчы. Артта - дүрт ел хезмәт. Рамил үзенең часте турында тыныч кына, артык хискә бирелмичә  сөйли.

Безнең ротада якынча 80 кеше, дип аңлата ул. - Без барыбыз да Татарстаннан. Ә 24 кешедән торган взводта һәр сугышчы үзебезнең Ютазы районыннан.
Аның сүзләрендә бу формаль булмаган "якташлык" бәйләнеше белән горурлану хисе чагыла. Яныңда синең белән бер телдә сөйләшүче, шаяртуларны аңлаучы һәм газиз Урыссу урамнарын яки АлмаАтаның Казагыстандагы шәһәр түгел, ә Татарстан Республикасының Ютазы районындагы авыл икәнен яхшы белүчеләр булганда, хәрби хезмәт  җиңелрәк бара. Рамилнең хәрби часте урнашкан Херсон өлкәсе даими киеренкелек зонасы. Турыдан-туры бәрелешләр юк, сугыш хәзер технологияләргә корылган, ди ул.

- Төп хезмәт нарядлар, күзәтү постларында торудан гыйбарәт. Дроннарга атабыз, - дип кыскача аңлата ул үзенең фронт көнкүрешен.
Төнге сменалар аерым авырлыклар тудырган. Караңгыда нәтиҗәле күзәтү өчен оптика кирәк булган. Якташыбыз очраган  кыенлыклар турында ишеткәч, район җитәкчелеге һәм шәхсән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ярдәм итү мөмкинлеген тапканнар. Тепловизорны кулдан кулга тапшырганнар. Без Рамил белән нәкъ менә шул приборны тапшыру вакытында сөйләштек. Бу техника - район волонтерлары, туган якның битараф булмаган кешеләре, район җитәкчелеге тарафыннан махсус хәрби операциядәге егетләргә күрсәтелгән ирекле ярдәм миссиясенең кечкенә бер өлеше. Тыл һәр солдатны истә тота. Безнең Рамил белән әңгәмәбез аның  китәр көне  алдыннан туры килде. Язгы кояшлы көн, бар җирдә бәйрәм алды кәефе. Рамил тыныч. Ул инде әйберләрен җыйган.

- Мондый көндә нәрсә телисең? - дип кабатлый ул минем соңгы соравымны һәм, бераз тынып торгач, җавап бирә: Җиңү.  Якты һәм яңа сугышларсыз көннәр.
 

Без исә Рамил Нурмөхәмәтовка һәм ютазылы якташларга иң мөһимен - тизрәк өйләренә кайтуларын телибез. Рамилгә - Элина янына, Алма-Атадагы туганнары янына. Аны көткән тыныч һөнәренә. Егетләр, сезнең тепловизорларыгыз бары ялган тревогаларны гына күрсәтсен, ә чын куркынычлар офыклар артында калсын.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев