Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Ватанпәрвәрлек

Без саклаган истәлек

Районда хәрби хәрәкәтләр ветераннарының батырлыгын хөрмәтләделәр

Җиңү бакчасында хәрби  бәрелеш-хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган чара узды. 
Бу көнне бирегә барысы да  Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә килде. Митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин мөрәҗәгать итте. Ул тарихи истәлекне саклауның мөһимлеген, яшьләрне ватанга тугрылык рухында тәрбияләүдә ветераннар бердәмлегенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм Ватанны саклаучыларга фидакарьлекләре һәм бурычларына тугрылыклары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.  Урыссу бистәсе депутаты, Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операциядә катнашучылар иҗтимагый  оешмасы рәисе Марат Гыйльметдиновтан җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. Ул үзе, авыр сынаулар аша үтеп, сугышчан туганлык турында, дөньяның кыйммәте турында һәм сугыш вакыйгалары турындагы дөреслекне яңа буынга җиткерүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Митингның үзәк һәм иң дулкынландыргыч мизгеле бер минут тынлык булды. Мәйдан өстендә аерым бер тынлык урнашты - һәркем өйләренә кайтмаган улларны, иптәшләрен, якташларын һәм мемориаль плитәләргә исемнәре уеп язылганнарны  искә алды.
Митинг мемориалга чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды. Кызыл канәфер һәм ал гөлчәчәкләр һәйкәл итәгенә ил иминлеге өчен көчләрен, сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргән каһарманнарга «рәхмәт» булып яттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев