Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Хәвефсезлек

25 апрельдән табигатьтә шашлык кыздырырга ярамый!

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус тәртип кертелә.

Әлеге чара табигатьтә янгыннар чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков хәбәр итте.

Махсус тәртип гамәлдә булган вакытта республиканың бөтен территориясендә коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела. Шулай ук ачык утта — учакларда һәм мангалларда — урман белән чиктәш булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьларында табигатьтә ризык пешерергә ярамый. Бу чикләү кафе һәм рестораннарга кагылмый.

Урманнан еракта урнашкан өй яны кишәрлекләрендә шашлыкларны бары тик мангалларда гына кыздырырга мөмкин. Шул ук вакытта иң якын биналарга кадәр ара кимендә биш метр булырга тиеш.

https://dzen.ru/news/story/54eac11a-ae65-59fe-858f-72e814906736?lang=ru&from=reg_portal&rubric=Kazan&fan=1&t=1776714224&persistent_id=3330587281&cl4url=d629e46233ce56b4d9967729b9af4312&tst=1776714952&story=fc5b13d6-b5c0-5277-9b20-685513cad0dc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев