Алексеевск — Әлмәт юлы ябык! Һава торышы начар булу сәбәпле транспорт хәрәкәте тыелган
Алексеевск — Әлмәт трассасын һава торышы начар булу сәбәпле транспорт өчен япканнар
Татарстанда Алексеевск-Әлмәт трассасы хәрәкәт өчен вакытлыча ябык. Аны һава торышы яхшырганнан соң ачачаклар
Татарстанда һава торышы һәм юл шартлары уңайсыз булу сәбәпле, 16.00 сәгатьтән транспортның барлык төрләре өчен Алексеевск — Әлмәт трассасында хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Трассаны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан яптылар. Чикләү һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, 24 февральдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле җил көтелә — аның көче секундына 18 метрга җитәргә мөмкин. урыны белән бераз кар явуы ихтимал.
Төнлә республикада һава температурасы −15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез ул −5-10 С тәшкил итәчәк.
Алдагы ике тәүлектә — 25 һәм 26 февральдә — Татарстанда кар һәм җил тизлеге 10 м/с кадәр булыр дип фаразлана. Төнлә −20 градуска кадәр салкынаю ихтималы бар. Көндез-10С кадәр көтелә.
https://dzen.ru/news/story/33496324-76a7-5784-a1be-87277b09d7e1?lang=ru&opertop=1&page=1&persistent_id=3319388654&rubric=Kazan&story=0d4d3a3d-f217-58ad-9829-14f3f5dbf312&t=7431721692323385344
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев