Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Хәвефсезлек

Балаларыбызны ничек сакларга?

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге — мөһим бурычларның берсе, әмма, кызганычка каршы, статистика саннары безне борчылырга мәҗбүр итә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ДАИ бүлеге җитәкчесе Марс Гәрәев һәр өлкән кешенең игътибарын таләп итә торган әһәмиятле мәгълүмат белән уртаклашты.
2026 елның тәүге биш аенда Ютазы районы юлларында балалар катнашлыгында 1 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер бала зыян күргән. Бу бигрәк тә сагайта, узган елның шул ук чорында мондый очраклар булмавын исәпкә алганда. 2026 елның 8 маенда 15:00 сәгатьләр тирәсендә Урыссу бистәсендә булган вакыйгалар кагыйдәләрне санга сукмауның аянычлы нәтиҗәләре турында искәртә. Шагыйрь Сирин һәм Химиклар урамнарының юл чатында Урыссу гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы, электр самокаты белән идарә итеп, икенчел юлдан чыкканда төп юлдан баручы «Лада Гранта» автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә — бәрелешәләр, ике тәгәрмәчле транспорт чарасының балигъ булмаган йөртүчесе зыян күрә.
Бәхеткә каршы, 2026 елның агымдагы биш аенда юлларда пассажир балаларның юл һәлакәтенә тару очрагы безнең районда теркәлмәгән. Әмма, 2025 елны искә төшереп үтик. Транспорт чарасының балигъ булмаган пассажирының сәламәтлегенә машина йөртүченең саксызлыгы аркасында авыр зыян салына һәм бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган очракны оныта алмыйбыз.
Нәкъ менә шуңа күрә, Марс Гәрәев әйтүенчә, без чираттагы мәртәбә игътибарны иң мөһим нәрсәгә — балаларны машина утыртып йөрткәндә, махсус җайланмаларын мәҗбүри куллануга юнәлтергә телибез. Бу таләп кенә түгел, ә балалар җәрәхәтләнүен һәм, иң куркынычы, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлем нәтиҗәләрен булдырмый калырга мөмкин булган иң нәтиҗәле чара.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны автомобильдә йөрткәндә иминлек мәсьәләсенә даими рәвештә аерым игътибар бирергә кирәк. Өлкәннәрнең яшь пассажирларның иминлеген яклауга җавапсызсызлыгы бүгенге көндә бик әһәмиятле булып кала бирә. Юл-транспорт һәлакәтләренең мәрхәмәтсез статистикасы шуны күрсәтә: пассажир балалар катнашлыгындагы фаҗигаләрнең күбесе нәкъ менә өлкәннәр гаебе белән килеп чыга, алар, кызганычка каршы, еш кына гади иминлек кагыйдәләрен дә санга сукмый. Тизлек тәртибен игътибарсыз калдыру, арыган хәлдә автомобильгә идарә итү, һава шартларын бәяләп бетермәү — болар барысы да балаларыбызның тормышына һәм сәламәтлегенә анык куркыныч тудыра.
Кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар гади юл йөрү кагыйдәләрен дә белмәгән балаларга питбайклар һәм самокатлар сатып ала. Әйдәгез, иң яшь пассажирларыбызның иминлегенә игътибарлырак һәм җаваплырак карыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев