Бөгелмәдә күп балалы гаиләнең зарын санга сукмаган өчен идарәче компанияне җәзага тартканнар
Хәвефсезлек

Бөгелмәдә күп балалы гаиләнең зарын санга сукмаган өчен идарәче компанияне җәзага тартканнар

Бөгелмәдә идарәче компания күп балалы гаиләнең фатирындагы кире тарту проблемасын хәл итмәгән. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.

Калинин урамындагы 40нчы йортта яшәүче күп балалы гаилә кире тартуга зарланган, ләкин идарәче компания чара күрмәгән.

Тикшерү хокук бозу очрагын раслады, һәм хәзер компания директоры административ җаваплылыкка тартылды. Беркетмә төзелгән, эш кузгатылган. Хокук бозуны төзәтергә мәҗбүр иттеләр, үтәлешен контрольдә тотачаклар.

https://dzen.ru/a/aX8WTrQyR0fE5kVf


Нет комментариев