Татарстанда бүген, 23 гыйнварда, -25 градуска кадәр салкын һәм юлларда бозлавык.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, республикада алмашынучан болытлылык көтелә, җитди явым-төшемнәр көтелми.
Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22…-27°С кадәр төшәчәк, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязган вакытта -33°С кадәр салкын булуы мөмкин.
Көндез термометр баганалары -15…-20°С күрсәтәчәк, төньяк районнарда -25°С кадәр суытуы ихтимал.
Юлларда бозлавык саклана.
Нет комментариев