Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Хәвефсезлек

Чүпрәле районындагы юл фаҗигасендә ике кеше һәлак була

20 февральдә «Цивильск — Ульяновск» автомобиль юлының 135нче километрында 3 машина катнашлыгында юл фаҗигасе була.

Анда ике җиңел автомобиль  «Lada Kalina», «Haval H5» һәм «Volvo» йөк машинасы бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә «Lada Kalina» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз вакыйга урынында һәлак була.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда,   «Lada Kalina» автомобиленең йөртүчесе каршы юлга чыгып, "Volvo" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Каты бәрелүдән  «Lada Kalina» автомобиле үз полосасына кире ыргытылып, анда "Haval" машинасы белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә "Лада"ның йөртүчесе һәм пассажиры медиклар килгәнче үк һәлак булган.

Юл вакыйгасы урынында Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре эшли, вакыйганың барлык шартлары ачыклана. Татарстан Юл инспекциясе йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

https://dzen.ru/a/aZh1cBD7VhuwfDYE?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев