Газ хезмәткәрләрен фатирларына кертмәгән өчен 30лап казанлы штрафка тарттырылган
Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен газчыларны фатирларга кертмәү өчен 62 татарстанлы, шул исәптән Казанда яшәүче 30-лап кеше җәза алган. Бу хакта Татарстанның торак инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хезмәттә искә төшергәнчә, газчылар өйгә килергә һәм плитәне, су җылыткычны, газүткәргечтәге тоташтыруларны, җилләтү юллары эшен тикшерергә бурычлы, ә милекчеләр аларга рөхсәт бирергә тиеш. Әгәр кем дә булса гаебе белән фаҗига килеп чыкса, гаеплене хөкем итәчәкләр. Мисал өчен, быел ис газы белән агулану билгеләре булган 34 очрак теркәлгән инде.
Кертмәүдә гаепле булган һәр кешегә 5 меңнән алып 9 мең сумга кадәр күләмдә штраф салына. Ир белән хатынга 7әр мең сум штраф билгеләнгән, икесе дә Арчадагы йортта фатир хуҗалары. Казанда Чапаев урамындагы фатир хуҗалары булган анага һәм улына 7әр мең сум административ штраф билгеләнгән.
Елның 5 аенда Татарстанның Торак инспекциясенә газчыларны кертмәү турындагы маддә буенча 647 материал кергән. Аларның 96 сы кире кайтарылган, 263 эш кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылган, 186сына җәза билгеләнгән, шуларның 1 се кисәтү, 185енә 1,1 миллион сумлык штраф салынган. Тагын 102се карауда.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда күгәрчен аркасында газ белән дүрт кеше агуланган. 8 һәм 13 яшьлек ике бала хастаханәгә озатыла, шулай ук 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат зыян күрә.
https://dzen.ru/a/aihPgIv7R3hKmBUY
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев