Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Хәвефсезлек

Иминлеккә юл

Ютазы районында юл яны сервисы белән эшләр ничек тора?

Юлларда хәвефсезлек – бу коры сүзләр генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә уңайлы һәм имин шартлар тудыру буенча җентекле эш тә.

Узган атнада Руслан Уңайбәков җитәкчелегендә   "Юл  хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы белгечләре Ютазы районында юл яны сервисы объектларына җентекле тикшерү үткәрде, бу аларның катгый хәвефсезлек таләпләренә яраклылыгына инану максатында эшләнде.

Нәрсә соң ул юл яны сервисы? Бу юл янындагы ягулык салу станцияләре һәм кафелар гына түгел, юлда  водительләр һәм пассажирларны хезмәтләндерү өчен тәгаенләнгән тоташ объектлар комплексы. Бирегә тукландыру үзәкләре, кибетләр, АЗС, кунакханәләр, кемпинглар, СТО, автоюдыргычлар һәм тукталышлар керә. Бу объектларның һәркайсы, кешеләрнең ихтыяҗлары һәм хәвефсезлеген исәпкә алып, проектланырга һәм корылырга тиеш. Ютазы районында “Азнакай-Ютазы-М5” регион трассасы Ютазы авылы аша үтә, анда юл яны сервисының төрле объектлары урнашкан. Юлның нәкъ шушы өлеше "Юл  хәрәкәте иминлеге” оешмасы белгечләренең игътибар үзәгенә әверелде.

Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды: сәүдә үзәге янында муниципаль юлның региональ юлга тоташу турында билге булмау,  яктылык җитәрлек дәрәҗәдә булмау һәм тиешле юл билгеләре урнаштырылмау. Тимер юл кичүе янында урнашкан автоягулык салу станциясендә дә аның урынын күрсәткән билгеләр юк, яктылык та җитәрлек дәрәҗәдә түгел.  Барлык ачыкланган кимчелекләр буенча алардан арыну һәм объектларны гамәлдәге хәвефсезлек нормаларына яраклаштыру таләпләре белән беркетмәләр төзелде. Шуны истә тоту зарур: юл яны сервисының теләсә нинди объектын төзи башлау алдыннан  техника шартлары алу, проектны ДАИ һәм "Главтатдортранс" дәүләт казна оешмасы белән яраклаштыру өчен "Юл  хәрәкәте иминлеге” оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче карашка мондый таләпләр артык бюрократия булып күренергә мөмкин, әмма чынында һәр эш артында кешеләр иминлеге турында хәстәрлек яшеренгән. Билге булмау, эшләмәгән фонарь яисә дөрес урнаштырылмаган җәяүлеләр кичүе казага китерергә мөмкин.

Юлларда хәвефсезлек – юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнән, шулай ук юл яны сервисы объектлары хуҗалары һәм арендалаучылардан  игътибарлылык һәм җаваплылык таләп итүче уртак бурыч ул. Бергәләп кенә юлларыбызны һәркем өчен имин һәм уңайлы итә алачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев