Ишеттегезме, юллар ябык! Өйдә калыгыз!
Хәвефсезлек

Ишеттегезме, юллар ябык! Өйдә калыгыз!

М-5 «Урал» юлында кар күп яву сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналарына аннан хәрәкәт итү тыелды.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, кичке 20:00 сәгатьтән Чистай-Түбән Кама һәм Яр Чаллы -Зәй-Әлмәт юлларында машиналарга хәрәкәт итү тыелды. Чикләүләр һава шартлары яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Гадәттәнтыш хәлләре булган очракларда (843) 5 333 888 номерына шалтыратып, хәбәр җибәрергә кирәк.

https://dzen.ru/a/aZNYghD7Vhuwdfn8?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop


Нет комментариев