Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Хәвефсезлек

Районда язгы ташуларга әзерлек мәсьәләсе тикшерелде

Район мәдәният йортында районның тормыш-көнкүреш хезмәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләренең эш киңәшмәсе узды.

Чараны район прокуроры Аяз Миңдубаев һәм район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин алып барды.

Көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшерүдә район башлыгы урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе һәм районның башка җаваплы затлары да катнашты.
Киңәшмәнең төп темасы – карлар тиз арада эресә, су басу ихтималы туганда халыкның иминлеген тәэмин итү. Борчылырлык сәбәп бар, һәм ул җитди: түбәләрдән кар һәм бозларның күпләп төшүе аркасында килеп туган хәл-вакыйгалар турында сүз барды. Район прокуроры идарәче оешмалар (УК, ТСЖ) җитәкчеләренең түбәләрне вакытында кар-боздан чистарту буенча барлык кирәкле чараларны күрү зарурлыгына басым ясады.
«Бу безнең беренче чираттагы бурычыбыз – кешеләрнең имгәнүенә юл куймау. Бигрәк тә «авыр кар катламы» корбаннары балалар булса, бу бик куркыныч. Йорттан чыгу куркынычсыз булсын өчен барлык эшләрне дә вакытында башкарырга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Киңәшмәнең икенче мөһим темасы – ташу мәсьәләсе. Быел кар күп яуды, һәм хәзер коммуналь хезмәтләр һәм юл хезмәте торак пунктларның урамнарыннан һәм ишегалларыннан карны чистарту һәм чыгару белән мәшгуль. Утырышта әйтелгәнчә, быел кар чыгару өчен өч мәйданчык (узган елда – берәү иде) булдырылган. Кар чыгару буенча эшне җанландыру юлларны һәм ишегалды территорияләрен су басудан коткарып калачак.
Чарада катнашучылар су басу ихтималына аерым игътибар бирде. Безнең районда су басу куркынычы янаган торак пунктлар: Әбсәләм, Акбаш, Иске Урыссу, Яссы-Тугай, Бәйрәкә-Тамак һәм Димтамак авыллары. Махсус хезмәтләргә бу уңайдан хәлне күз уңында тотарга һәм кирәкле ярдәм чараларын әзерләргә кушылды. Моннан тыш, район халкы чәршәмбе көнне булачак мөһим вакыйга турында кисәтелде. Хәтергә төшерәбез, 4 мартта бөтен Татарстанда төбәк автоматлаштырылган системасын сынау күнегүләре узачак. Күнекмәләр вакытында электр сиреналары һәм урамдагы тавыш корылмалары кабызылачак. Сирена тавышы ишетелгәндә район җитәкчелеге халыкны тынычлык сакларга чакыра. Бу – пландагы күнекмәләр. Шулай да, һәркем белергә тиеш, сиренаның өзлекле тавышы «Барыгызга да игътибар!» дигән сигналны аңлата. Аны ишеткәч, телевизор яки радио кабызып, коткару хезмәтләренең даими хәбәрләрен тыңларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев