Рульдә барганда телефоннан сөйләшмәгез, камералар күрә башлады!
Хәвефсезлек

Рульдә барганда телефоннан сөйләшмәгез, камералар күрә башлады!

Татарстанда юл камералары хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшкән машина йөртүчеләрне терки башлады

Бу турыда республика Юл инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

- 2026 елның мартыннан башлап, камералар  хәрәкәт вакытында кулларын кулланмыйча сөйләшергә мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазланмаган һәм хәрәкәт вакытында  телефон кулланган транспорт чаралары ияләрен ачыклый, – диелә хәбәрдә

 

Бер ай эчендә республикада мондый 800дән артык хокук бозу очрагы  теркәлгән.

Ведомство, рульдә барганда телефон кулланган өчен штрафның 1500 сум булуын искәртте.

https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-doroznye-kamery-stali-fiksirovat-ispolzovanie-telefona-za-rulem-6021558


Нет комментариев