Фәйрүзә Шәмсетдинова  "Чәчәкләр"
Якташыбыз иҗаты

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Чәчәкләр"

Чәчәкләр Болында гүзәл чәчәкләр! Табигатьнең бүләге. Ходай шулай яраткан Җир йөзенә аларны. Кыңгыраулар, ромашкалар - Болын тулы чәчәкләр. Шул чәчәкләр арасында Үтте безнең яшь чаклар. Болындагы чәчәкләрне Әтием миңа өзде. Үзенең ярату хисләрен Чәчәкләр белән бирде. Яратам шул чәчәкләрне - Болын ромашкаларын. Таҗлардагы саф хисләрнең Мәхәббәтле "хатларын".

Чәчәкләр

Болында гүзәл чәчәкләр!

Табигатьнең бүләге.

Ходай шулай яраткан

Җир йөзенә аларны.

Кыңгыраулар, ромашкалар -

Болын тулы чәчәкләр.

Шул чәчәкләр арасында

Үтте безнең яшь чаклар.

Болындагы чәчәкләрне

Әтием миңа өзде.

Үзенең ярату хисләрен

Чәчәкләр белән бирде.

Яратам шул чәчәкләрне -

Болын ромашкаларын.

Таҗлардагы саф хисләрнең

Мәхәббәтле "хатларын".


Нет комментариев