Фәүзия Гарипованың изгелек чорналган гомер йомгагы
Якташыбыз иҗаты

Фәүзия Гарипованың изгелек чорналган гомер йомгагы

Һичшиксез, матур тәэссоратлар калдырды Фәүзия Гарипованың “Гомерем йомгагы” дип аталган яңа җыентыгына кергән әсәрләр. Уйландырды, көлдерде, хисләндерде.

- Иң куандырганы – ясалмалылык, кирәкмәгән “купшылык”, шаккаттырырга тырышу гамәле юк аларда. Барысы да күркәм-гүзәл татар апаларына хас булганча, үтә тыйнак, килешле. Уй-фикерләрен, хис-тойгыларын ничек бар, шул рәвешле түкми-чәчми укучыга җиткерә ул. “Табадан төшкән” яңа китапны шигърият сөючеләр дә яратып кабул итәр, дигән өметтәмен, - дип яза журналист Сәлия Гарифуллина.

Ильмира ГАЛИЕВА


Нет комментариев