Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Акрын барган тиз җиткән

Өлкән яшьтәге автомобиль сөючеләр автоосталык бәйгесендә катнашты.

«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган «Автоледи» һәм «Автобабай» бәйгесе узды.

Чараның төп максаты — өлкән яшьтәгеләр арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү булды. Бәйгедә 13 кеше катнашты, аларның иң өлкәненә 82 яшь иде. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлар һәм имн юллар теләде. 

— Сезнең машинагыз — күңелегезнең бер өлеше! Бүгенге чара сезгә ошар, дип ышанам. Сезнең һәрвакыт яшәү көчегез ташып тора, сез һәрчак каядыр ашыгасыз, ниндидер файдалы эш эшләргә тырышасыз, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәсез, — диде Сергей Рузанов.

Бәйге алдыннан шулай ук Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча дәүләт автоинспекциясе инспекторы Гомәр Гайнетдинов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Рәзидә Игнатьева чыгыш ясады. Алар юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен белүнең һәм үтәүнең мөһимлеген автомобиль йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә әһәмиятле икәнен искәртте.

Ярыш ике өлештән торды. Сынаулар теория өлешеннән башланды. Анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Бәйгенең икенче өлешендә алар вакытка җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

— беренче урынны Илгизә Хәсәнова алды;
— икенче — Әнәс Кашапов;
— өченче — Зөлфия Кашапова
Ярышта катнашучыларның барысына да сувенирлар һәм белешмәлекләр, ә призлы урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлфия ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев