Бала — төп пассажир!
Татарстан Республикасы буенча «Бала — төп пассажир» кисәтү чарасы уза, аның кысаларында Ютазы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Ютазы таңы» гәзите редакциясе белән берлектә Урыссу бистәсендә рейд үткәрделәр.
Рейд барышында 10 транспорт чарасы тикшерелде, административ хокук бозу буенча 4 беркетмә төзелде. Өч машина йөртүче балаларны автокреслосыз йөрткән өчен, ә бер машина йөртүче үзе хәвефсезлек каешларын эләктермәгәнгә күрә штрафка тарттырылды, каеш эләктермәгән килеш машинада йөрү — бу турыдан-туры юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булып тора.
Әлеге чараның максаты — яшь пассажирларның иминлегенә игътибар җәлеп итү, чөнки балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң сакланмаган-якланмаган категориясе булып тора. Автомобильдә баланы тиешенчә якламау фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа күрә мондый чаралар машина йөртүчеләрнең балаларны тотып тору җайланмаларын куллануның һәм хәвефсезлек каешларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Аеруча җитди хокук бозулар нәкъ менә күмәк рейдлар һәм кисәтү чаралары вакытында теркәлә. Бу чараларның җитәрлек күләмдә булмавын һәм автомобиль хуҗалары арасында машина йөртү әдәбен арттыру буенча эзмә-эзлекле эш алып баруның кирәклеген күрсәтә. Моңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте иминлеге турындагы мәгълүматны киңрәк тарату өчен җәмәгать оешмалары һәм киң мәгълүмат чаралары белән даими хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.
Ютазы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Марс Гәрәев билгеләп үткәнчә, мондый чаралар нәтиҗәләрен бирәчәк, һәм һәр машина йөртүче яшь пассажирлар турында кайгыртуның мөһимлеген аңларга тиеш, чөнки аларның иминлеге — безнең уртак җаваплылыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев