Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Баулы районында ютызылыны бәрдергәннәр

Баулы районында безнең район кешесен бәрдергәннәр, юл вакыйгасы үлем белән тәмамланган.

20 июньдә төнге сәгать икедә Баулы-Октябрьский автоюлының унҗиденче чакырымында Октябрьский ягыннан М-5 трассасы ягына хәрәкәт иткән җиңел автомобиль утыз ике яшьлек җәяүлене бәрдерә. Яшь кеше вакыйга урынында һәлак була. Автомобиль йөртүче кача. Хәзерге вакытта тикшерү бара, транспорт чарасы ачыклана. Кызганыч, һәлак булучының яктылык кайтаргыч элементлары булмый, дип раслый автоинспекторлар һәм торак пунктлардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында мондый элементларны файдалану мөһимлеге турында искәртәләр. Күптән түгел мәктәпләрдә үткәрелгән соңгы кыңгырау чараларында алар укучыларга яктылык кайтаргыч значоклар таратты һәм алар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмәләр уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев