Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Безнекеләрне бел!

Халык телендә «Автобабай» исемен алган республикакүләм ярышларда дүртенче ел рәттән районыбыз данын Фәһимә Нафукова яклый.

Лидия Заһидуллина, Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы.

Фото Ф. Нафукова тарафыннан бирелде

Фәһимә Мөсәгыйть кызы лаеклы чыгыш ясады һәм ике этап нәтиҗәләре буенча мактаулы дүртенче урынга лаек булды!

Ел саен Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Урыссу ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте» Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча республика ярышлары үткәрелә. Быелгы конкурс 2 октябрьдә үткәрелде. Анда “В” категорияле машина йөртү таныклыгына ия булган 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар катнаша ала иде. Ярышларда барлыгы 45 кеше катнашты.

Конкурс ике этаптан торды: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү – компьютер тесты, дөрес җаваплар саны һәм тест үтү вакыты исәпкә алынды; машина йөртүнең биш фигура элементын үтәүне үз эченә алган тиз йөрешле маневр.

Сезгә, Фәһимә Мөсәгыйть кызы, имин юллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев