Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Бәйрәкә мәктәбе велосипедчылар конкурсында җиңде

Велосипедчыларга - яшел ут Районның 14 белем бирү учреждениесе укучылары велосипедчылар конкурсында катнашты.

Мәктәпләрдә каникуллар чоры якынлаша, ә бу, урамнарда һәм юлларда яшь җәяүлеләр һәм велосипедчылар хәрәкәте артачак дигән сүз. Бу чорда юл инспекциясенең һәм белем бирү структураларының төп бурычы булып законга буйсынучы үсеп килүче юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү тора. Әйтик, узган атнада районыбыз бистәләреннән һәм авылларыннан илледән артык малай һәм кыз үз остазлары белән Урыссу картродромына җыйналды. Конкурсны Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге, Баулы районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика бүлеге һәм мәгариф бүлеге оештырдылар. Тренировкалар юлында алар велоспорт яратучыларга чын юлларда да очрарга мөмкин булган төрле ясалма тоткарлыклар әзерләде. Бер юлдан икенчесенә ничек күчәргә, ничек тормоз тотарга һәм аркылы борыслар астыннан, шулай ук тар урыннардан узарга, тимер юл аша кайдан чыгарга - боларның барысына да укучылар җавап бирергә тиеш булды. Шуны билгеләп узарга кирәк, бу сынауларны үтү өлкәннәргә дә җиңел түгел. Әмма укучылар биремнәргә җаваплы якын килде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яхшы белем дәрәҗәсе күрсәтте.


Нәтиҗәләр

1 урын - Бәйрәкә мәктәбе

2 урын - Әбсәләм мәктәбе

3 урын - Урыссудагы 3 санлы мәктәп.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев