Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Чаллы янында булган авария видеога эләккән

Авариядә хатын-кыз вафат була.

Узган шимбәдә кичке алтыда Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында «Opel» һәм «Nissan» машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария видеога эләккән.


«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан хәбәр иткәнчә, 26 яшьлек «Opel» йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Nissan» белән бәрелешкән. Бәрелүдән немец автомобиле кюветка төшеп китә.


«Авария нәтиҗәсендә „Opel“ автомобиленең 26 яшьлек пассажиры күп санлы имгәнүләр алган. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә алып киләләр. Ул анда вафат була», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев