Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ-информ

Һава торышы бозылу сәбәпле Татарстан юлларында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Татарстанда көчле кар яву, буран сәбәпле, берничә федераль трассаларда автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» идарәсендә хәбәр иттеләр.

Мәскәү вакыты белән бүген 17.00 сәгатьтән түбәндәге участокларда чикләүләр кертелде:

М7 «Волга» автомобиль юлы (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан) 735+683 км дан 856+916 км га кадәр; М7 «Волга», Киров шәһәренә керү юлы, 15+760 км дан 60+000 км га кадәр; А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М-7 «Волга» автомобиль юлы 95+566 км дан 126+279 км га кадәр; Р239 Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы белән чиктәш автомобиль юлы 10+910 км дан 74+350 км га кадәр; Р241 Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлы 0+000 км дан 136+969 км га кадәр.

29 гыйнварда 22.00 сәгатьтән автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә өстәмә чикләүләр кертелә:

М7 «Волга» автомобиль юлында 988+122 км дан 1068+200 км га кадәр; Р243 Кострома — Шарья — Киров — Пермь, Ижауга һәм М12 «Восток» трассасына керү юлында, 397+364 км дан 426+343 км га кадәр (элеккеге М7 юлының Ижауга һәм Пермьгә керү юлы).

Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак.

https://dzen.ru/a/aXtnK7QyR0fE4mHQ?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев