Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2 бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль эчендә булган 5 кеше дә зыян күргән, шул исәптән 11 һәм 8 яшьлек ике балалар җәрәхәт алган.
Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре Иске Урыссу авылының Совет урамында "Тоннель" дип исемләнгән кисәтү рейды үткәрде. Чараның максаты исерек килеш яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чараларына утырган машина йөртүчеләрне һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү булды. Рейд барышында барлыгы 47 транспорт чарасы тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3 очрагы ачыкланды.
2024 елның 23 сентябрендә 17:20 сәгатьтә Иске Урыссу авылында Совет урамында “Лада Калина” машинасын йөртүче ( Подгорный бистәсендә яшәүче), кискен борылышта тиешле тизлекне сайламаган, шунлыктан автобус тукталышына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль эчендә булган 5 кеше дә зыян күргән, шул исәптән 11 һәм 8 яшьлек ике бала җәрәхәтләр алган. Балалар Яр Чаллы шәһәр балалар хастаханәсенә озатылды. Ике бала да арткы пассажир утыргычында булган һәм иминлек каешларын эләктергән булганннар, бу юл-транспорт һәлакәте вакытында нәтиҗәләрнең авырлыгын шактый киметкән.
2024 елның 8 аенда Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлеге хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 67 очрагын ачыклаган. 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча 10 административ беркетмә төзелгән (балигъ булмаганнарның ата-аналары яки башка законлы вәкилләре балаларны карау һәм тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән).
Марс Гәрәев, Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлеге начальнигы.
Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, яисә транспорт чарасына идарә итү хокукыннан башка идарә итү очрагының шаһиты булсагыз, бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы дежур бүлегенә 2-66-02 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итә аласыз. Telegram мессенджерында шулай ук "Ютазы районы Госавтоинспекциясе" аноним каналы бар, анда исерек хәлдәге яки идарә итү хокугыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрнең хәрәкәте турында хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев