Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Кайбер ютазылылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итә

Алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җәза катгыйлануга кармастан, йөртүчеләр руль артына исерек хәлдә утыруларын дәвам итәләр.

Район автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, елның беренче ике ае эчендә каннарында алкоголь булуы ачыкланган 24 йөртүче тоткарланган. Аларның өчесенә җинаять эше кузгатылган.

Алкоголь кулланган кешеләрне медицина тикшерүе, хәтта 30 грамм спиртлы эчемлек куллану да аларның акыл хезмәтенең нәтиҗәлелеге 12-26 процентка кимүен күрсәтә. Алкоголь аңга кабул итү тойгыларында кире чагыла. Әгәр дә нормаль ишетү һәм күрү аша кабул итү өчен 0,19 секунд таләп ителсә, 60-100 грамм алкоголь кабул иткәннән соң, әлеге вакыт бер ярым тапкырга арта. Хәтта аның иң кечкенә дозалары да игътибарның шактый кимүенә китерә. Андый йөртүчеләрнең юл вазгыяте үзгәрешләренә реакциясе тизлеге түбән булып кала. Ул светофор сигналларын, билге сызыкларын идентификацияләүдән туктый һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны күрми. Мондый йөртүче юлда куркынычка әверелә.

Исерек йөртүчене туктату өчен автоинспекция хезмәткәрләре түбәндәгеләрне киңәш итә:

- такси чакыруны тәкъдим итәргә;

- транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчене күргәндә, полициягә шылтыратырга;

- юл-транспорт вакыйгасында катнашучының теләсә кем, шул исәптән якын туган булуын истә тотарга;

- бервакытта да үзеңә исерек хәлдә руль артына утырырга мөмкинлек бирмәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев