Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Кулга алулар саны арта

2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына кайбер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 50 % “ташлама” белән түләнүче штрафлар буенча үзгәрешләр гамәлдә.

 

 

(Лидия ЗАҺИДУЛЛИНА) ЮХИДИ идарәсенең Ютазы бүлеге инспекторы

Штраф, карар чыккан көннән алып, 20 көн эчендә, салынган штрафның яртысы күләмендә түләнергә мөмкин. Әлеге ташлама юл йөрү кагыйдәләрен катгый бозган кайбер алкоголь/наркотик матдәләр кулланган, шул исәптән медицина тикшерүе узудан баш тарткан кешеләргә кагылмый.

2018 елның алты аенда ЮХИДИ Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан штрафларын вакытында түләмәүчеләр буенча 119 эш кузгатылган. Суд тарафыннан штрафларын вакытында түләмәгән 22 кеше кулга алына, узган елның шул чорында 18 кеше кулга алынган булган. Бер гражданинга карата мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә, ә калган эшләр буенча суд түләнмәгән штрафлар суммасын икеләтә түләп кайтару карары чыгара. Транспорт чарасының хуҗасы булып торган, фотофиксация камералары аша табылып, штрафларын түләмәгән 11 физик зат җаваплылыкка тартылган. 17 административ материал юридик затларга карата төзелгән, алар исәбендә булган транспорт чаралары да юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Ютазы районы суд приставлары белән берлектә үткәрелгән рейд нәтиҗәләре буенча штрафларын вакытында түләмәгән 5 транспорт чарасы һәм аларның акча счетлары кулга алына.

Әлеге мәгълүмат транспорт чарасын йөртү таныклыгыннан “колак кагучыларга”: йөртү таныклыгын яңадан алганда, бөтен булган штрафлар да түләнеп беткән булырга тиеш. Штрафларны түләгәндә игътибарлы булыгыз, УИН номерын, хокук бозу көнен, яисә банк комиссиясен исәпкә алмыйча керткәндә җибәргән хата, базада түләнелмәгән штраф буларак исәпләнеләчәк. Штрафларны тикшерү һәм түләү өчен бары тик официаль сайтларны гына кулланыгыз - gibdd.tatarstan.ru, www.gibdd.ru сайтлары һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең Бердәм порталы (www.gosuslugi.ru).

Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен штрафларны вакытында түләгез.

Белешмә

32.2 маддәсенә ярашлы административ җаваплылыкка тартылган затка салынган штраф әлеге карар законлы көчкә кергән көннән алып 60 көн эчендә түләнергә тиеш, ягъни штраф түләмәгән өчен карар чыгарылганнан соң 71 көндә җаваплылыкка тартыла. Аннары штраф түләмәгән кеше Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.25 маддәсенең 1 бүлегенә ярашлы административ җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев