Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Машина йөртү таныклыгы алыштыру һәм бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән

2017 елның 24 мартыннан булган Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар уздыру һәм транспорт йөртү таныклыклары бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Күп функцияле үзәкләр элек бирелгәннәргә алмашка Россия милли машина йөртү таныклыкларын кабул итү һәм тапшыру һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын бирү буенча вәкаләтләргә ия;

2. Машина йөртүче таныклыгының гамәлдә булу срогы узганчы (мәсәлән фамилия алыштырганда, тузган, югалган һәм урланган очракта) аны алыштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде. Мондый очракларда медицина нәтиҗәсе кирәкми, әмма яңа машина йөртү таныклыгы элеккесенең гамәлдә булу срогына кадәр бирелә. Медицина тикшерүе нәтиҗәсен тапшырган очракта, яңа машина йөртүче таныклыгы ун ел срокка бирелә. Әлеге яңалыклар 2017 елның 1 апреленнән көченә керде.

Транспорт йөртүче таныклыгын автомобиль иясенең теркәлү урынына (пропискасына) бәйләнмәгән рәвештә ЮХИДИның теләсә нинди теркәү-имтихан урынында алыштырырга була. ЮХИДИ бүлегеннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән административ штрафлар булмау турында белешмә таләп ителми.

Шуны исегезгә төшерәбез, медицина нәтиҗәсе Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының исерек хәлдә транспорт белән идарә итү, медицина тикшерүе узудан баш тарту, йөртүченең катнашы булган юл-транспорт вакыйгасына эләккәннән соң, алкоголь-наркотик матдәләр куллану кебек маддәләре буенча билгеләнгән таныклыктан мәхрүм итү срогы тәмамлангач, медицина нәтиҗәсе алганда мәҗбүри. Әлеге үк таләп РФ җинаятьләр кодексының 264 маддәсе ("Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу") буенча җинаять җаваплылыгына тартылган һәм транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән кешеләргә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев