Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Машина йөртүчеләр өчен күренеп торыгыз!

Машина йөртүче яктырткыч кайтару элементлары булмаган велосипедчыны бәрдергән.

(Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ бүлеге  начальнигы)

2018 елның 15 июлендә кичке сигез сәгатьтә Азнакай-Ютазы-М5 автоюлында  LADA автомобилен йөртүче М5 трассасы буйлап Ютазы ягына хәрәкәт иткәндә велосипедчыны бәрдерә.  Велосипед хуҗасы, яктырткыч кайтару элементлары булмаган килеш,  шул ук якка хәрәкәт иткәндә, уң яктан сул якка борыла башлый.

Әлеге юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 40 яшьләрдәге велосипедчы ябык баш сөяге-ми травмасы, ике кабыргасы сынып һәм башы яраланган килеш Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә китерелә. 

Бәрелүләрнең төп өлеше төнге вакытка туры килә. Статистика аяныч, юлларда җәяүле һәм велосипедчылар белән килеп чыккан 90 процент юл-транспорт вакыйгасында, алар яктырткыч кайтару элементларсыз булалар.

Хөрмәтле велосипедчылар, исегезгә төшерәбез, РФ юл йөрү кагыйдәсенең 24.10 өлешендә – “көннең караңгы вакытында яисә тулысынча күренми торган урында, велосипедчыларга һәм мопед йөртүчеләргә үзләре белән яктырткыч кайтару элементлары булу зарур һәм аларны башка транспорт чарасын йөртүчеләр күрергә тиеш” диелгән.  Сез, юл хәрәкәте катнашучылары, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм дөрес үтәргә тиешсез! Машина йөртүчеләр өчен күренеп торыгыз!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев