Редакция белән берлектәге рейд нәтиҗәләре
Ютазы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе «Ютазы таңы» гәзите редакциясе белән берлектә «Автобус» рейды уздырды.
Чараның төп максаты пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын һәм автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү дәрәҗәсен арттыру иде. Рейд барышында полиция хезмәткәрләре транспорт чараларының техник торышын, автобус йөртүчеләрнең кирәкле документлары үзләре белән булу-булмавын тикшерде.
Аптечкаларны, янгын сүндергечләрне тикшерүгә һәм санитария нормалары үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук инспекторлар пассажирлар белән иминлек каешларын куллану мөһимлеге һәм сәфәр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрде.
Рейд нәтиҗәләре күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең күбесе билгеләнгән кагыйдә-таләпләрне үти, әмма шулай да хокук бозулар да теркәлде. Автобус йөртүчеләргә карата административ хокук бозу турында 4 беркетмә төзелде. Кайбер автобусларның төзексез булуы, ә машина йөртүчеләрнең кирәкле документлары булмавы ачыкланды. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылды һәм аларга булган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде. Ютазы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын даими тикшерүнең мөһимлеген һәм юлларда иминлекне тәэмин итү өчен барлык таләпләрне үтәү кирәклеге турында искәртә. Юл-транспорт һәлакәтләрен мөмкин кадәр киметү, пассажирлар өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар тудыру максатыннан, автобусларны тикшерү буенча рейдлар даими үткәреләчәк.
Әлфия Хафизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев