Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Штраф түләмәүчеләрне күңелсез сюрпризлар көтә

2017 елның 9 аенда Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге һәм полиция участковыйлары белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча штрафларны вакытында түләмәгән өчен 37 административ материал төзелгән.

Марс ГӘРӘЕВ,

Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

Җәмәгать суды карары белән 29 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга дучар ителгән, 24 гражданга мәҗбүри эшләр билгеләнгән, калганнарның штрафлары икеләтә арттырылган. Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 1 өлеше 20.25 маддәсе нигезендә, онытучан кагыйдә бозучылар, билгеләнгән штрафларына тагын бер штраф - элекесенең икеләтә суммасын түләргә тиеш булачак. Түләнмәгән штраф та беркая да югалмаячак, аны барыбер түләргә туры киләчәк.

Суд приставлары хезмәте белән берлектә, 10 мең сумнан артык түләнмәгән штрафлары булган бурычлыларның 5 транспорт чарасына арест салынды. Милекәрендә теркәлгән транспортлары булмаган, әмма бурычлы гражданнарның булган счетларына (карталар) арест салынды, чит илгә баруны тыю турында карарлар чыгарылды.

Фотофиксация камералары ярдәмендә ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар өчен транспорт чаралары милекчеләре, шул исәптән юридик затлар да (оешмалар) җавапка тартыла. Тугыз ай эчендә физик затларга - 33 һәм районның 12 оешмасына административ материал төзелгән.

Тагын бер тапкыр штраф түләгәндә, чиктән тыш игътибарлы булу мөһимлеге турында кисәтәбез - беркетмә номерын, кагыйдә бозу датасын керткәндә, хата җибәрү, шулай ук банк комиссиясен исәпкә алмыйча сумма кертү сезнең штрафыгызның ЮХИДИ Идарәсендә түләнмәгән булып исәпләнүенә китерәчәк.

Белешмә

Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына ярашлы, административ штраф салу турында карар чыгару мизгеленнән ризасызлык белдереп, шикаять язарга - 10 көн һәм аны ирекле рәвештә түләүгә 60 көн бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев