Тапшырылмаган таныклык ютазылыларга проблемалар өстәячәк
Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәч, билгеләнгән срокта машина йөртү таныклыгын тапшырмаган транспорт йөртүче яңа проблемалар булдыру куркынычы алдында кала. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар үтәлеше тәртибе нинди булу турында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов аңлатты.
- Эдуард Фәритович, транспорт йөртүче автомобиль белән идарә итү таныклыгын күпме вакыт эчендә һәм кайда тапшырырга тиеш?
- Транспорт йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән автомобильче машина йөртү таныклыгын суд карары көченә кергән көннән соң өч эш көне дәвамында үзенең фактик яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә яки суд карарында күрсәтелгән ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш. Таныклык тапшырудан тайпылган очракта, мәхрүм итү вакыты дәвамы өзелә. Ул транспорт йөртүче үзенең таныклыгын тапшыргач яки аны югалту турында МЭО бүлекчәсендә теркәлгән гариза биргәч кенә дәвам итәчәк.
- Әгәр таныклыктан мәхрүм ителүче барыбер транспорт чарасында йөрүен дәвам итсә?
- Автомобильче махсус таныклыктан мәхрүм ителгән дип тиешле җәза турында карар көченә кергән көннән башлап санала. Әгәр дә ул транспорт чарасы белән идарә итүен дәвам итсә, шул ук вакытта үзе белән тапшырылмаган машина йөртү таныклыгы да йөртсә, аны чираттагы җәза - утыз мең сум күләмендә штраф салу, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә йөз сәгатьтән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр көтә. Бу җәһәттән ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсуслаштырылган тукталышка куела.
- Машина йөртүче таныклыгын яңадан ничек алырга мөмкин?
- Транспорт чарасы белән идарә хокукыннан мәхрүм итү срогы узгач, автомобильчегә машина йөртү таныклыгы аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен тикшергәч һәм юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен административ штрафларны түләгәч кенә бирелә. Транспорт йөртүче автомобильне исерек килеш йөрткән, медицина тикшерүеннән баш тарткан яки алкогольне юл-транспорт вакыйгасыннан соң алкоголь кулланган өчен хокуктан мәхрүм ителгән икән, автомобиль йөртүче таныклыгын кайтарып бирү өчен аңа шулай ук транспорт чарасы белән идарә итүгә каршылык күрсәтүче билгеләре булмау турында медицина тикшерүе нәтиҗәсе таләп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев