Татарстанда КамАЗ белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган
Татарстанның Әгерҗе районында бүген булган юл һәлакәтендә өч кеше һәлак була
Татарстанның Әгерҗе районында Kia Cerato автомобиле йөртүчесе һәм ике пассажиры "КамАЗ" машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булган, дип хәбәр итә республика прокуратурасы.
"Алдан алынган мәгълүматлар буенча, 22 гыйнварда "Псеево-Крынды" автомобиль юлының 36нчы километрында, Әгерҗе районының Кичкетаң авылы янында Kia Cerato автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, "КамАЗ" йөк машинасы белән бәрелешә", - диелә хәбәрдә.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә өч ир-ат һәлак булган: җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның ике пассажиры. Прокуратура тикшерү оештырган.
Шартларны ачыклау өчен вакыйга урынына Әгерҗе районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Антон Поляков барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев