Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба автоюлында ике автомобиль майгайга-маңгай бәрелешкән

19 июньдә 14 сәгатьтә Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба автоюлында ике автомобиль майгайга-маңгай бәрелешкән.

Ютазы авылында яшәүче унтугыз яшьлек А., Әбсәләм авылы ягыннан Урыссу бистәсе юнәлешенә таба хәрәкәт итеп, үзе чыгарга ниятләгән каршы юлның урап узу өчен җитәрлек еракта булуына инанмый һәм каршыына килгән туймазылы Д.ның ВАЗ-21043 автомобиле белән бәрелешә.
- Әлеге юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиленең кырык өч яшьлек пассажиры һәм йөртүченең яшь ярымлык кызы җәрәхәтләр һәм яралар ала. Бәхеткә, дәвалану таләп ителми. Йөртүчеләр үзләре бөтенләй зыян күрми. Бәрелешүнең гамәлдә "маңгайга-маңгай" булуын исәпкә алсак, барлык әлеге авариядә катнашучылар җиңел котылганнар. Бала өчен җитдирәк нәтиҗәләргә юл куелмавына кызның балаларны беркеткеч җайланма ярдәмендә алып барылуы мөмкинлек бирә. Әти-әниләр нарасый өчен автомобиль креслосы алмыйча акчаларын янга калдырган булсалар, бәрелешү нәтиҗәсе алар өчен аяныч тәмамланырга да мөмкин иде! - дип кисәтә автоинспекция хезмәткәрләре һәм транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ышанычлы рәвештә үтәүләрен, үзара ихтирамлы булуларын һәм җәйге чорның үзенчәлекләрен исәпкә алуларын үтенә.
Сүз уңаеннан
Ютазы йөртүчесенең автомобиль йөртү стажы - бары бер ел, "дүртенче"не йөртүченең ике ел була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев