Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Урыссуның балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Фәһимә Нәфукова класс күрсәтте

Балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Фәһимә Нәфукова Өлкәннәр көненә багышланган Республика машина йөртүчеләр осталыгы конкурсында икенче урын алды.

Оештыручылары булып республика ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе һәм ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе чыгыш ясаган конкурсның бурычлары - автомобиль йөртүчеләрнең Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен ныгыту, аларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга катнашуга җәлеп итү.
Бәйгедә катнашучылар ярышларның ике этабын узды. Беренче, теоретик этап барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобиль белән куркынычсызидарә итү нигезләрен, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә Россия закончалыгын, транспорт йөртүчеләрнең җинаять, административ һәм башка өлкәдәге жаваплылыклары, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү ысулларын белүләре тикшерелде. Икенчесендә катнашучылар вакытка катлаулы күнегүләр башкарганда, җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев