Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Яктылык кайтаргыч элементлар тормышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк

Статистика буенча җәяүлеләрне таптату - юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА,

Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы.

Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары - яңгыр, җепшек, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә - яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар - күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы - оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз - кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар.

Саннар һәм фактлар

2017 елның 9 аенда Ютазы районы территориясендә биш җәяүле таптатылды, аварияләрнең өчесе тәүлекнең караңгы вакытында һәм торак пунктлардан читтә теркәлде. Ике җәяүле һәлак булды, берсе җәрәхәтләр алды. Аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар юк иде һәм алар, гамәлдә, автомобиль йөртүчеләргә күренеп тормаган.

Белешмә

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) - ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев