Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Яктылыкны кайтаручы элементтан башка юлда йөргән ютазылыларга штраф яный

Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кайтаручы элемент - юлда җәяүлеләрнең иминлеген саклаучы төп чараларның берсе.

Урамда, бер карасаң, кар бураны, икенче караганда, яңгыр ява - тотрыксыз һава торышы урнашкан чорда техника белән идарә итүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очрагы аеруча ешая, дип искәртә район автоинспекторлары. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене шоферлар фара яктысы астында 25-30 метрдан күрсә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән җәяүлене алар 130-140 метр арадан күрә ала. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Болай булмаган очракта, административ штраф салу закон белән каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев