Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

ЮХИДИ хәбәр итә

Машина йөртү таныклыгын алыштыру күп вакыт таләп итми

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һәм Ютазы районы ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәләренә йөрү вакытын планлаштыру өчен машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм алу, шулай ук, автомототранспорт  чаралары белән теркәү гамәлләре WWW. ГОСУСЛУГИ. РФ порталында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» бердәм порталы мөмкинлекләреннән файдаланырга киңәш итә.

Лидия ЗАҺИДУЛЛИНА, ЮХИДИның Ютазы бүлеге инспекторы

WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ порталы аша гариза биргәндә Дәүләт хезмәтләре өчен 30% ташлама каралган.

Әлеге интернет-ресурс ярдәмендә, өйдән чыкмыйча гына, чиратларда вакыт әрәм итмичә, гариза бирергә, шулай ук ЮХИДИнең уңайлы имтихан тапшыру  яки теркәү бүлекчәсен, анда бару көнен һәм вакытын сайларга мөмкин. Гариза һәм хезмәт алу өчен кирәкле документларны кабул итү һәм теркәү мизгеленнән дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты (мөрәҗәгать итүче тарафыннан барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы башкару шарты белән) бер сәгатьтән артмый.

2017 елның 1 февраленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ (КФҮ) машина йөртү таныклыкларын рәсмиләштерү һәм бирүгә гаризалар кабул итә, әмма бу алар югалган яки урланган очракларга гына кагыла. Күпфункцияле үзәктә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны һәм гаризаны кабул итү, теркәү вакытыннан алып машина йөртү таныклыгы бирелгәнчегә кадәр (мөрәҗәгать итүче тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән), 15 эш көненнән дә артмый.

Россия милли машина йөртү таныклыкларын, халыкара машина йөртү таныклыкларын алыштыру буенча дәүләт хезмәтен Ютазы районында, шулай ук  "Күпфункцияле үзәк"тә күрсәтелә. Сез Урыссу бистәсе, Шагыйрь Сирин урамы, 35 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев