Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

ЮХИДИ хезмәткәрләре кул фонарьлары өләштеләр

Кичә Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Урыссу мәктәп-интернат каршында эшләп килүче “Бумеранг” волонтерлар отряды белән берлектә  “Гаилә” паркында балаларга кул фонарьлары өләштеләр.

Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар, югыйсә. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Моңа өстәп ЮХИДИ хезмәткәрләре кечкенә генә кул фонарьлары өләшә башладылар.

Әгәр машина йөртүче якынга гына яктыртучы фара уты белән хәрәкәт итә икән, ул юлдагы җәяүлене 25- 50 метр аралыгында гына күрәчәк. Ә инде соңгысы яктырткыч кайтаргыч элементтан файдаланса, бу ара 150-200 метрга артачак. Еракка яктырта торган фара кулланганда гәүдәсендә яисә кулында шул элемент булган җәяүле 350 метр аралыкта күзгә ташланачак. Бу инде руль артына утырган кешегә ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала. 

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга кул фонарьлары тапшырганда тагы бер тапкыр алардан кайда һәм ничек кулланырга булуы турында сөйләделәр, юл-йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев